«Опека» үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары – бөтенроссия конкурсларында актив катнашучылар

2023 елның 19 сентябре, сишәмбе

Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль эш буенча белгечләр һәм социаль хезмәтләр алучылар «Балалар күзләре белән дөнья» бөтенроссия иҗади конкурсында катнаштылар. Конкурсны «НИКА» белем бирү порталы үткәрә.

Балигъ булмаган балалар төрле техникада башкарылган сәнгать эшләрен «Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен «Чикләрсез иҗат» һәм «Җәйнең тылсымлы мизгеле» номинацияләрендә тәкъдим иттеләр. Чарада 13 кеше катнашты.

Балалар конкурс җиңүчеләре һәм призерлары дипломнары, ә аларның җитәкчеләре – рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Шулай ук бер балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучы «НИКА» порталында «Бөек Ватан сугышы» тарихи викторинасында катнашты. Аны диплом белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International