«Экстремизмга – юк!» айлыгы вакытында, шулай ук хокук бозуларны профилактикалау программасы кысаларында Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Алия Нигъмәтҗанова куркыныч төркеменә керүче балигъ булмаган балалар һәм профилактик исәптә торучы яшүсмерләр белән социаль навигатор – «Мин – кеше» уены ярдәмендә чара үткәрде.
Уен этапларын узганда, яшүсмерләр юридик һәм психологик характердагы ситуацияләрне өйрәнделәр, ил законнары белән таныштылар, шулай ук карарлар кабул итәргә өйрәнделәр. Шулай итеп, балигъ булмаганнар социаль тәртипнең төп принципларын аңларга, тормыш ситуациясен объектив бәяләргә һәм үз гамәлләре өчен җаваплылык алырга өйрәнделәр.