15 сентябрьдә Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендә психик тайпылышлары булган гражданнар өчен интернат-йортларда социаль хезмәтләр алучылар арасында «Талантлар салават күпере» республика конкурс-фестивале узды. Быел ул инде җиденче тапкыр уздырылды.
5–10 сентябрьдә Липецк шәһәрендә III Халыкара инклюзив иҗади уеннар узды, анда инвалидлар, шулай ук инклюзив иҗади коллективлар мәдәният һәм сәнгатьтә югары казанышлар өлкәсендә ярыштылар.
16 сентябрьдә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре «Милләт кроссы» Бөтенроссия йөгерү көнендә катнаштылар.
Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә кораллы һөҗүм очрагында персоналның гамәлләре буенча планлы практик өйрәнүләр узды. Чара «Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында оештырылды.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләр алучылар алдында Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас районы буенча бүлек начальнигы урынбасары Антон Борюшкин чыгыш ясады. Ул үз-үзеңне саклауның гади кагыйдәләрен, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде, манипуляцияләрдән, психологик йогынтыдан саклану ысулларын аңлатты.
Югары Ослан муниципаль районындагы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында оештырылган көндезге тору төркемендә катнашучылар кибеттә экскурсиядә булдылар. Чараны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре оештырды.
Озак вакыт карау системасы кысаларында Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында даими рәвештә Карау мәктәбе дәресләре үткәрелә. Чаралар үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләте нык кимегән кешеләрне караучыларны укытуга юнәлдерелгән.
Деменцияне профилактикалау айлыгы кысаларында Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәтләр алучылар белән хәтерне яхшырту өчен күнегүләр үткәрәләр.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Хәтер шәме» акциясен үткәрделәр. Аны Зоя Космодемьянскаяның тууына 100 ел тулуга багышладылар.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән индивидуаль дәресләргә зур игътибар бирелә. Тернәкләндерү чаралары комплексы арасында бармак гимнастикасы һәм «Пертра» җыелмасы белән дәресләр бар.