22 сентябрьдә Казанда «Корпорацияләр кроссы» узды. Чараны республикада инде өченче тапкыр үткәрәләр. Марафонда катнашучылар төрле катлаулылыктагы 14 киртә белән 3 км озынлыктагы дистанцияне үттеләр.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ярма терапиясе буенча мастер-класс үткәрделәр. Көзге тема сайладылар – төрле ярмалардан гөмбә ясарга булдылар.
«Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең балигъ булмаган социаль хезмәт алучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү планы кысаларында 22 сентябрьдә Зәй районы һәм Зәй шәһәре буенча полиция бүлегенә экскурсия уздырылды.
Деменцияне профилактикалау айлыгы, шулай ук озак вакыт кайгырту системасын гамәлгә ашыру кысаларында Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре өйдә хезмәт алучылар белән төрле инновацион технологияләр кулланып дәресләр үткәрәләр.
Мәгълүмат технологияләре гасырында кешеләр көн саен банк карталарын, Интернет сайтларын кулланалар, Интернетта һәм гадәти кибеттә сатып алулар өчен түлиләр, банкоматта акча салдыралар. Психик тайпылышлы гражданнар һәм өлкән яшьтәге кешеләр еш кына финанс һәм компьютер грамоталылыгы түбән булу аркасында алдакчылар тозагына эләгәләр.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылар белән деменцияне профилактикалау айлыгы кысаларында шәфкать туташы Любовь Волостнова «Альцгеймер авыруы» дигән әңгәмә үткәрде.
Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу узды. Кунак балаларга 2022 елның октябрендә өлешчә мобилизацияләү кысаларында махсус хәрби операция зонасына чакырылганын, шуннан бирле хәрби бурычларны үтәвен, ә хәзерге вакытта туган авылында кыска вакытлы ялда булуын сөйләде.
Шушы көннәрдә Азнакай муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәт алучылар арасында шашка буенча турнир үткәрелде.
Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр өчен фотосессия узды, аны фотограф Олег Жучкин үткәрде. Мондый чараны якынлашып килүче Өлкәннәр көне хөрмәтенә үткәрергә булдылар.
Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә дуслык атмосферасы булдыруга, хезмәткәрләрнең бердәмлеген арттыруга ярдәм итүче чаралар үткәрелә.