Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә дуслык атмосферасы булдыруга, хезмәткәрләрнең бердәмлеген арттыруга ярдәм итүче чаралар үткәрелә. Коллективны берләштерүгә юнәлдерелгән программа кысаларында «Көзге чуалыш» фестивале күңелле узды. Хезмәткәрләр театрлаштырылган тамаша оештырдылар, конкурсларда, күргәзмәләрдә һәм уеннарда катнаштылар.