«Шатлык» үзәгендә мошенниклыкны кисәтү буенча дәрес узды

2023 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Мәгълүмат технологияләре гасырында кешеләр көн саен банк карталарын, Интернет сайтларын кулланалар, Интернетта һәм гадәти кибеттә сатып алулар өчен түлиләр, банкоматта акча салдыралар. Психик тайпылышлы гражданнар һәм өлкән яшьтәге кешеләр еш кына финанс һәм компьютер грамоталылыгы түбән булу аркасында алдакчылар тозагына эләгәләр.

Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә үзеңне мошенниклардан саклауның иң яхшы ысулы – профилактик чаралар, дип ышаналар. Нәкъ менә шуңа күрә көндезге тору бүлегендә тематик дәрес үткәрделәр. Социаль хезмәт алучылар мошенниклыкның төп төрләре һәм киң таралган мошенниклык схемалары белән таныштылар. Мәгълүматны яхшырак аңлау өчен, мошенниклыкның һәр төре буенча бүлек белгечләре конкрет ситуацияләр китерде.

Дәрес ахырында мошенниклардан саклануны тәэмин итүче иң мөһим кагыйдәләр формалаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International