«Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең балигъ булмаган социаль хезмәт алучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү планы кысаларында 22 сентябрьдә Зәй районы һәм Зәй шәһәре буенча полиция бүлегенә экскурсия уздырылды.
Экскурсия полициянең дежур бүлегеннән башланды. Балаларга бөтен системаның үзара бәйләнеш механизмы ничек эшләвен сөйләделәр һәм күрсәттеләр. Аннары балалар яңа системаларны һәм җиһазларны, кабинетларны, хезмәткәрләрне физик әзерләү залларын карадылар. Балигъ булмаганнарга эксперт-криминалистларның эшен күрсәттеләр. Музейда балаларга полиция тарихы, корал, хезмәткәрләрнең экипировкасы, эштә кулланыла торган техника һәм автомобильләр күрсәтелде.
Экскурсия балаларга полиция хезмәткәре һөнәре турында яхшырак белергә ярдәм итте.