22 сентябрьдә Казанда «Корпорацияләр кроссы» узды. Чараны республикада инде өченче тапкыр үткәрәләр. Марафонда катнашучылар төрле катлаулылыктагы 14 киртә белән 3 км озынлыктагы дистанцияне үттеләр.
Быел «Корпорацияләр кроссы»нда Татарстанның 70тән артык предприятиесе катнашты. Марафонда катнашучылар арасында – Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы командасы. Аңа спорт проектында катнашучы дипломы тапшырылды.
«Корпорацияләр кроссы»н үткәрү максатлары булып республика предприятиеләре һәм оешмалары командаларының спорт массакүләм чараларында корпоратив катнашуы өчен шартлар тудыру, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, шулай ук коллективларның мәдәни ялын оештыру тора.