Шушы көннәрдә Азнакай муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәт алучылар арасында шашка буенча турнир үткәрелде.
Шашка турнирында ике команда катнашты, һәркайсында дүрт катнашучы иде. Социаль хезмәтләр алучылар җиңүгә омтылды, ә жюри әгъзалары шашка көрәшенең дөреслеген игътибар белән күзәтеп торды.
Уен турнирда катнашучыларга да, тамашачыларга һәм җанатарларга да уңай эмоцияләр бүләк итте.