«Кайгырту» социаль приютында мөһим һәм кирәкле очрашу узды

2023 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу узды. Кунак балаларга 2022 елның октябрендә өлешчә мобилизацияләү кысаларында махсус хәрби операция зонасына чакырылганын, шуннан бирле хәрби бурычларны үтәвен, ә хәзерге вакытта туган авылында кыска вакытлы ялда булуын сөйләде.

Ул приютта тәрбияләнүчеләргә махсус операциянең мәгънәсен аңлатты, туган илгә һәм ватандашларга карата зур мәхәббәте, туганнарын һәм якыннарын яклау теләге, хезмәттәшләренең батырлыгы турында сөйләде. Балалар аңа махсус операция шартларында көнкүреш, солдатларыбызны коралландыру, сугыш хәрәкәтләре алып бару турында күп сораулар бирделәр. Аларга сугышчы ачык итеп җавап бирде.

Кунак балаларга рәхмәт әйтте, алар җибәргән открыткаларны һәм хатларны солдатлар дулкынланып укыйлар һәм саклыйлар, диде.

Балалар конкрет мисалда чын геройларның янәшәдә яшәвен, батырлык, туган илгә мәхәббәтнең чын Россия гражданы сыйфатлары булуын күрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International