Деменцияне профилактикалау айлыгы, шулай ук озак вакыт кайгырту системасын гамәлгә ашыру кысаларында Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре өйдә хезмәт алучылар белән төрле инновацион технологияләр кулланып дәресләр үткәрәләр.
Картлык деменциясен профилактикалау һәм тернәкләндерү максатыннан социаль хезмәтләр алучылар белән гади күнегүләр, өстәл һәм дидактик уеннар, кроссвордлар кулланып, хәтер өчен күнегүләр, игътибар күләмен арттыру белән шөгыльләнәләр. Өлкән яшьтәге кешеләрнең яраткан шөгыльләренең берсе – пазллар җыю, бу эмоциональ өлкәнең уңай үсешенә, фикерләү процессын, фантазияне саклауга, борчылуны бетерүгә ярдәм итә.