Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр өчен фотосессия узды, аны фотограф Олег Жучкин үткәрде. Мондый чараны якынлашып килүче Өлкәннәр көне хөрмәтенә үткәрергә булдылар.
Фотосессия социаль хезмәтләр алучыларга иҗади шәхесләр буларак ачылырга, үзләренең мөһимлеген тоярга һәм аңларга мөмкинлек бирде.
Интернат-йортта яшәүчеләр чарада бик теләп катнаштылар. Матур фотолар аларның бүлмәләрен бизәячәк.