Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә хезмәт алучы менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен нейропсихология буенча чираттагы дәрес үткәрелде.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр чәчәк түтәлләрен кышка әзерләү белән шөгыльләнделәр. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә алар үсемлекләрне барладылар.
РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән кертелгән «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Карау мәктәбе» стационар алмаштыру технологиясе буенча эш дәвам итә.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендәге көндезге тору бүлегендә хезмәт алучылар өчен даими рәвештә социаль-көнкүреш адаптациясе буенча дәресләр үткәрелә.
Кукмара районының «Россия эше» кадрлар үзәге белгече Гөлназ Мостафина тернәкләнү курсын узучы яшүсмерләрне кадрлар үзәге эше белән таныштырды. Ул үзәк күрсәткән хезмәтләр турында җентекләп сөйләде.
17 октябрьдә «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре «ВСЕ СВОИ» республика телемарафонына кушылдылар.
Кукмара районында «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Фәйрүзә Абдуләхәтова социаль хезмәтләр алучылар өчен террорчылыкка каршы юнәлештәге мультфильмнар карау оештырды.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт – тернәкләнүгә һәм әйләнә-тирә дөнья белән элемтәләрне киңәйтүгә адым. Бу үзеңә һәм тирә-юньдәгеләргә теләсә нинди авыр ситуациядән җиңүче булып чыга алуыңны исбатлау өчен искиткеч мөмкинлек.
Шушы көннәрдә Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә булган балалар белән чираттагы һөнәри юнәлеш бирү дәресе үткәрде.
«Куркынычсызлык мәктәбе» технологиясе кысаларында Мамадыш районы «Кайгырту» комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге белгече Гүзәл Андреева «Киселү, җәрәхәтләнү һәм агулану вакытында беренче ярдәм» дигән темага дәрес үткәрде.