«Шәфкать» үзәге карамагындагы балалар террорчылыкка каршы юнәлештәге роликлар карадылар

2023 елның 20 октябре, җомга

Кукмара районында «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Фәйрүзә Абдуләхәтова социаль хезмәтләр алучылар өчен террорчылыкка каршы юнәлештәге мультфильмнар карау оештырды.

Чараның максаты тәрбияләнүчеләрдә террорчылык турында күзаллау формалаштыру иде. Роликлардан балалар террорчылык актлары, һәр очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белделәр.

Тамашадан соң балалар сюжетлар турында актив фикер алыштылар, экстремаль ситуацияләрдә куркынычсыз гамәлләр турында сорауларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International