Шушы көннәрдә Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә булган балалар белән чираттагы һөнәри юнәлеш бирү дәресе үткәрде.
Чарада үзәкнең өч тәрбияләнүчесе катнашты. Алар әңгәмәдә, уеннарда кызыксынып катнаштылар, сораулар бирделәр. Дәреснең максаты – хезмәт предметы, эшчәнлек төре буенча һөнәр билгеләү.
Очрашу ахырында бер яшүсмер үз омтылышларын һәм сәләтләрен билгеләүгә юнәлдерелгән һөнәри юнәлеш тесты узды.