ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева эксперт сыйфатында «Тормышның беренче өч елында балаларның психик сәламәтлеге һәм үсеше бозылуларын профилактикалау» темасына түгәрәк өстәлдә катнашты. Чара V Иртә ярдәм турында хәбәрдарлык атналыгы кысаларында оештырылган.

20 октябрьдә Казанның Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары администрациясендә уңайлы мохит буенча чираттагы семинар узды. Бу юлы кунаклар һәм спикерлар булып «Игелекле Казан» коммерциячел булмаган автоном оешмасы вәкилләре һәм Республика сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәге психологы Екатерина Краснова чыгыш ясадылар.

2023 елда 4, 5 һәм 6 ноябрь ял көннәре булачак. 3 ноябрь – кыска эш көне.

Әлмәт районында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны район медицина учреждениесенә китерү дәвам итә. Бу «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең автотранспортында башкарыла.

Социаль хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын һәм вакытында күрсәтелүен контрольдә тоту чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге белгечләре социаль хезмәткәрләрне тикшерүне дәвам итәләр.

Инвалидлар декадасы алдыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы кайнар элемтә эшен оештырды. Татарстан Республикасында инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар хокукларын гамәлгә ашыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләре кабул ителә. Шулай ук татарстанлылар Министрлыкка үз тәкъдимнәрен җибәрә ала.

Кукмара районында «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Бөртектән икмәккә кадәр» дигән чара уздырдылар. Ул Халыкара икмәк көненә багышланган иде.

21 октябрьдә Казанда I «Әти + Мин» республика чемпионаты финалы узды. Чараны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, «Әтиләр берлеге» оешмасы белән берлектә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы оештырды.


20
октябрь, 2023 ел
җомга

18 октябрьдә Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге базасында «Серго исемендәге завод» ҖБ» АҖ вәкилләре белән эшлекле очрашу узды. Чарада шулай ук «Паратск студиясе» АКБО катнашты.

19 октябрьдә Республика сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәгенә Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Түбән Новгород өлкәсе оешмасы делегациясе килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International