Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә хезмәт алучы менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен нейропсихология буенча чираттагы дәрес үткәрелде.
Нейропсихолог, «Тургай» гаилә клубы вәкиле Сәида Рамазан кызы – бүлектә еш кунак, ул бик теләп дәресләр үткәрә. Алар тернәкләндерү процессының мөһим өлеше булып тора. Һәр тапкыр булган сөйләм, моторика проблемаларын эшкәртеп, яшьләр хәтерне, игътибарны, киңлектә ориентлашу күнекмәләрен яхшырталар.
Дәресләрдә нейропсихолог физик һәм интеллектуаль күнегүләр куллана.