«Кайгырту» үзәгендә Куркынычсызлык мәктәбендә чираттагы дәрес үткәрделәр

2023 елның 20 октябре, җомга

«Куркынычсызлык мәктәбе» технологиясе кысаларында Мамадыш районы «Кайгырту» комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге белгече Гүзәл Андреева «Киселү, җәрәхәтләнү һәм агулану вакытында беренче ярдәм» дигән темага дәрес үткәрде. Социаль хезмәтләр алучылар презентацияне карадылар, җәрәхәтләрне ничек алырга, нинди җәрәхәтләр була, беренче ярдәмне ничек күрсәтергә икәнлеге турында фикер алыштылар.

Шулай ук агулану темасы да күтәрелде. Гүзәл Андреева азык-төлекнең яраклылык вакытын кайдан карарга кирәклеген аңлатты, бозылган ризыкларны куллану куркынычын искә төшерде. Дәрестә катнашучылар ашыгыч хезмәт телефоннарын да искә төшерделәр.

Ахырда социаль хезмәтләр алучылар ярага бинт салырга өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International