Спорт – депрессиягә каршы эффектив чара

2023 елның 20 октябре, җомга

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт – тернәкләнүгә һәм әйләнә-тирә дөнья белән элемтәләрне киңәйтүгә адым. Бу үзеңә һәм тирә-юньдәгеләргә теләсә нинди авыр ситуациядән җиңүче булып чыга алуыңны исбатлау өчен искиткеч мөмкинлек.

И. Патыев 2020 елның сентябреннән Чистайның «Юлдаш» картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яши. Ике аягын да югалткан, әмма рух ныклыгын күрсәтә алган, яшәргә теләген югалтмаган И. Патыев тирә-юньдәгеләрдә соклану уята. Нәкъ менә спортта ул үз тормышын үзгәртергә мөмкинлек күрә, өстәл теннисы белән мавыга башлый. Адаптив физик культура буенча инструктор җитәкчелегендә ул төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнаша, призлы урыннар яулый.

«Өстәл теннисы физик авырудан гына түгел, ә ялгызлыктан һәм даими стресстан да котылу чарасы. Бу яхшы кәеф һәм күтәренкелек чыганагы», – ди социаль хезмәтләр алучы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International