17 октябрьдә «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре «ВСЕ СВОИ» республика телемарафонына кушылдылар.
Алексеевск районында акция «Өчпочмак» паркындагы концерттан башланды. Тамашачылар алдында үзешчән сәнгать артистлары чыгыш ясады. Алар рус һәм татар телләрендә сугыш җырларын һәм туган ил турында әсәрләрне башкардылар.
Аннары приют тәрбияләнүчеләре окоп шәмнәре ясауда катнаштылар.
Марафонның соңгы этабы тәрбияләнүчеләрнең махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашуы булды. Балалар кунакка бүләк тапшырдылар, ныклы сәламәтлек, имин хезмәт итүен теләделәр.