Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр бер-берсен сөендерергә тырыша

2023 елның 20 октябре, җомга

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр чәчәк түтәлләрен кышка әзерләү белән шөгыльләнделәр. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә алар үсемлекләрне барладылар. Ир-атлар кечкенә чәчәк бәйләмнәре җыеп, аларны хатын-кызларга бүләк итәргә булды. Төшке аш өстәленә Рамил Кәлимуллин һәм Андрей Беляков һәркемгә чәчәкләр бүләк иттеләр, шуның белән социаль хезмәтләр алучыларны сөендерделәр.

«Без яшәүчеләр арасында мондый игътибар билгеләрен ешрак кулланырга тырышабыз. Бу социаль хезмәт алучыларны бер-берсенә хөрмәт белән карарга өйрәтә, мондый сизгер мөнәсәбәтнең кыйммәтен арттыра. Алар үзләре дә башкаларга шатлык бирә алуларыннан зур рәхәтлек алалар», – ди Наталья Котова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International