Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендәге көндезге тору бүлегендә хезмәт алучылар өчен даими рәвештә социаль-көнкүреш адаптациясе буенча дәресләр үткәрелә.
Мондый тернәкләндерү чаралары зур әһәмияткә ия. Нәкъ менә практик дәресләрдә бүлек белгечләре хезмәт алучыларны мөстәкыйль тормышка һәм эшкә әзерлиләр, үзләренә һәм башкаларга хезмәт күрсәтү күнекмәләрен формалаштыралар.
Чираттагы дәрестә социаль хезмәт алучылар төрле тукымадан эшләнгән әйберләрне үтүкләү кагыйдәләрен өйрәнделәр, киемгә зыян китермәскә мөмкинлек бирүче гади һәм файдалы киңәшләр турында белделәр, электр үтүге белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладылар.