Әлмәт районында социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын тикшерү дәвам итә

2023 елның 23 октябре, дүшәмбе

Социаль хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын һәм вакытында күрсәтелүен контрольдә тоту чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге белгечләре социаль хезмәткәрләрне тикшерүне дәвам итәләр.

Эш барышында социаль хезмәткәрләр графигын, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын, дәфтәрдәге язмаларны, отчет документларының булу-булмавын, клиентлар белән акчалата исәп-хисапларны рәсмиләштерүнең дөреслеген, күрсәтелгән социаль хезмәтләрнең индивидуаль программаларда күрсәтелгәннәргә туры килүен тикшерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International