ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

«Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр приютында социаль тернәкләнү узучы балалар өчен Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече дәрес үткәрде.

Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Тотрыклы инновацион үсеш учреждениесе» икенче бөтенроссия тармак конкурсында җиңү яулады. Ул Федерация Советы каршындагы Россия Федерациясе субъектларының социаль инновацияләрне үстерү буенча советы ярдәме белән үткәрелә.

23 октябрьдә Мәскәүдә инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» милли чемпионатын ябу тантанасы узды.

Инвалидлар декадасы алдыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы кайнар элемтә эшен оештырды. Татарстан Республикасында инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар хокукларын гамәлгә ашыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләре кабул ителә. Шулай ук татарстанлылар Министрлыкка үз тәкъдимнәрен җибәрә ала.

2023 елның 9 ноябреннән 2024 елның 14 гыйнварына кадәр «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында төбәкләр көннәре узачак. Чаралар кысаларында үз төбәгенең казанышларын тәкъдир итү белән РФ субъектлары җитәкчеләре чыгыш ясаячак, шулай ук киң эшлекле һәм белем бирү программалары, коллективлар һәм артистлар катнашында мәдәни вакыйгалар планлаштырыла.

21 октябрьдә XI «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының ачык республика телевизион фестиваленең йомгаклау зона этабы тәмамланды. Чарада Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре дә катнашты. Алар «Хореография» номинациясендә чыгыш ясады.

Түбән Кама районы «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Һөнәри юнәлеш бирү калейдоскобы. Хыялымдагы һөнәрләрем» программасы кысаларында «Чәчтараш сәнгате» дигән һөнәри юнәлеш бирү чарасы узды.

Өлкән яшьтәге гражданнарның гомер озынлыгын арттыруга һәм аларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар белән эшләүдә гражданнарның физик һәм психологик сәламәтлеген саклауга ярдәм итүче төрле технологияләр кулланыла.


23
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

2023 елның 1–10 декабрендә ел саен үткәрелә торган «Уңайлы мохит» Бөтенроссия тоталь тест акциясе узачак. Чара Халыкара инвалидлар көненә багышланган һәм Россия халкының игътибарын инклюзия, тернәкләндерү, уңайлы мохит һәм инвалидлар хокукларын үтәү темасына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International