«Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә эшче һөнәрләр белән танышалар

2023 елның 23 октябре, дүшәмбе

Кукмара районында «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Бөртектән икмәккә кадәр» дигән чара уздырдылар. Ул Халыкара икмәк көненә багышланган иде.

Чара барышында балалар икмәкнең барлыкка килү тарихы, шулай ук тема белән бәйле мавыктыргыч фактлар белән таныштылар. Балалар үзләренең белемнәрен әдәби викторина сорауларына җавап биреп күрсәттеләр. Алар шулай ук өстәлләрдә икмәк булсын өчен нинди һөнәрләр кирәклеге турында фикер алыштылар.

Мондый чаралар тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең күзаллауларын киңәйтеп кенә калмый, ә эшче һөнәр вәкилләренә хөрмәт тә тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International