21 октябрьдә Казанда I «Әти + Мин» республика чемпионаты финалы узды. Чараны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, «Әтиләр берлеге» оешмасы белән берлектә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы оештырды.
Бу республика масштабындагы әтиләр һәм балалар өчен спорт һәм гамәли күнекмәләр буенча беренче чемпионат. Сайлап алу этаплары республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә узды. 200дән артык катнашучы финалга үз осталыкларын күрсәтү өчен килде.