Казанда уңайлы мохит буенча семинар уздырдылар

2023 елның 23 октябре, дүшәмбе

20 октябрьдә Казанның Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары администрациясендә уңайлы мохит буенча чираттагы семинар узды. Бу юлы кунаклар һәм спикерлар булып «Игелекле Казан» коммерциячел булмаган автоном оешмасы вәкилләре һәм Республика сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәге психологы Екатерина Краснова чыгыш ясадылар.

Чыгыш ясаучылар сукыр кешеләрнең көндәлек тормышта очраткан кыенлыклары турында сөйләделәр. Екатерина Краснова үзенең ярдәмчесе – Биана исемле озата баручы эте турында сөйләде.

Семинарда катнашучылар сукыр кешеләр белән аралашуга кагылышлы күп сораулар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International