Әлмәт районында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны район медицина учреждениесенә китерү дәвам итә. Бу «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең автотранспортында башкарыла.
19 октябрьгә медицина учреждениесенә 1 736 кеше китерелгән, шуларның 1 406 диспансерлаштыру үтү өчен. Өлкән яшьтәге авыл халкы, бигрәк тә аз хәрәкәтләнүче гражданнар, диспансерлаштыру, вакциналаштыру, профилактик медицина тикшерүләре узу, кирәкле анализлар тапшыру һәм квалификацияле медицина ярдәме һәм консультация алу мөмкинлеге булуына шат.
Исегезгә төшерәбез, өлкән яшьтәге гражданнарны медицина учреждениеләренә китерү буенча чаралар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында үткәрелә.