Сукырлар үзәгендә Түбән Новгородтан кунаклар булып китте

2023 елның 20 октябре, җомга

19 октябрьдә Республика сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәгенә Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Түбән Новгород өлкәсе оешмасы делегациясе килде. Республика үзәге хезмәткәрләре коллегалары өчен учреждение буйлап экскурсия үткәрделәр, җиһазларны күрсәттеләр, кулланыла торган технологияләр турында сөйләделәр.

Очрашу кысаларында тәҗрибә уртаклашу буенча түгәрәк өстәл уздырдылар. Шулай ук кунаклар «Могҗизалар кыры» уенның адаптацияләнгән версиясендә катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International