Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды. Фикер алышуга чыгарылган мәсьәләләрнең берсе – халык тавыш бирсен өчен 2024 елга ведомствоның иҗтимагый максатларын һәм бурычларын формалаштыру.
«Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» республика конкурсында җиңүчеләр билгеләнде. 2023 елда иң яхшы дип танылган дәүләт хезмәткәрләре исемлеге https://gossluzhba.tatarstan.ru сайтында урнаштырылган.
4 ноябрьдә Мәскәүдә иң зур «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы ачылачак, анда илнең һәр төбәге үз стендын тәкъдим итәчәк, Төбәкләр көнендә катнаша алачак. Илнең төп казанышлары күргәзмәсе 2024 елның 12 апреленә кадәр дәвам итәчәк.
22–26 октябрьдә Тольяттида Махсус Олимпиаданың җиңел атлетика буенча Бөтенроссия Спартакиадасы узды. Ярышларда илнең 25 төбәгеннән спортчылар катнашты.
25 октябрьдә «Әкият» балалар үзәгенең концерт залында «Иске Казан әкиятләре» гипертекстлы fashion-спектакленең премьерасы булды. Шулай ук бу көнне шул ук исемдәге әдәби конкурс җиңүчеләрен бүләкләделәр.
«2014–2025 елларга Татарстан Республикасы халкы арасында наркоманияне профилактикалау» ярдәмче программасында каралган чараларны гамәлгә ашыру кысаларында 26 октябрьдә халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының наркотикларга каршы эшчәнлек өлкәсендә профилактик чаралар үткәрүче белгечләре өчен укыту семинары узды.
24 октябрьдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Марина Сәгыйдуллина «Матурлык һәм хезмәт бергә бара» дигән хезмәт сәгате үткәрде. Чара балаларда киемнәрне ремонтлау һәм үтүкләү турында күзаллау формалаштыруга, намуслы хезмәт итү һәм хезмәт нәтиҗәләренә шатлану ихтыяҗын тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Рәсми эшсезләр сыйфатында 5 386 татарстанлы теркәлгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ел башыннан республикада рәсми теркәлгән эшсезләр саны 2 085 кешегә кимегән.
Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләргә методик ярдәм күрсәтү максатларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2024 елга җитештерү (производство) календаре әзерләнде.
Кайнар элемтә 19 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр эшләячәк.