Татарстанда ел башыннан эшсезләр саны кимеде

2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россиядә эш» хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында 46 601 вакансия тәкъдим итә. Шулардан:

- 17,2 % җитештерүдә (8,0 мең эш урыны);

- 9,7 % төзелеш һәм күчемсез милек өлкәләрендә (4,5 мең эш урыны);

- 6,9 % транспорт өлкәсендә (3,2 мең эш урыны);

- 5,4 % сату һәм көнкүреш хезмәте өлкәсендә (2,5 мең эш урыны);

- 4,7 % сәламәтлек саклау өлкәсендә (2,2 мең эш урыны);

- 3,6 % мәгариф һәм фән өлкәсендә (1,7 мең эш урыны);

- 2,1 % азык-төлек сәнәгате өлкәсендә (1,0 мең эш урыны);

- 0,2 % консалтингта (0,1 мең эш урыны);

- 50,2 % – башка өлкәләр (23,4 мең эш урыны).

Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,12 кеше тәшкил итә. Рәсми эшсезләр сыйфатында 5 386 татарстанлы теркәлгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ел башыннан республикада рәсми теркәлгән эшсезләр саны 2 085 кешегә кимегән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International