4 ноябрьдә Мәскәүдә иң зур «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы ачылачак, анда илнең һәр төбәге үз стендын тәкъдим итәчәк, Төбәкләр көнендә катнаша алачак. Илнең төп казанышлары күргәзмәсе 2024 елның 12 апреленә кадәр дәвам итәчәк.
Күргәзмә-форум ачылу алдыннан https://достижения.рф/ сайтында Россия төбәкләренең әһәмиятле казанышлары өчен тавыш бирү бара. Татарстан Республикасыннан төрле өлкәләрдәге 15 объект тәкъдим ителгән – мәдәният, туризм тармагы, спорт, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, транспорт инфраструктурасы. Татарстанның уңышлары өчен күргәзмә ачылу көненә кадәр https://достижения.рф/ сайтында тавыш бирергә мөмкин.