Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды. Фикер алышуга чыгарылган мәсьәләләрнең берсе – халык тавыш бирсен өчен 2024 елга ведомствоның иҗтимагый максатларын һәм бурычларын формалаштыру. Утырышта Иҗтимагый совет әгъзалары һәм чакырылган экспертлар катнашты.
Киләсе елга Министрлыкның халык алдында формалаштырылган максатлары һәм бурычлары исемлеге 15 пункттан тора. Алар ведомство эшчәнлегенең сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне тернәкләндерү һәм абилитацияләү, шифаханә-курорт дәвалау белән тәэмин итү, республиканың яшь һәм өлкән яшьтәге кешеләрен мәшгульлек белән тәэмин итү, аларның хезмәт хокукларын үтәүне күзәтү һ. б. өлкәләренә кагыла.
Барлык тәкъдимнәр Иҗтимагый совет тарафыннан каралды. Тиздән алар халык арасында тавыш бирүне оештыру өчен ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгына җибәреләчәк.