«2014–2025 елларга Татарстан Республикасы халкы арасында наркоманияне профилактикалау» ярдәмче программасында каралган чараларны гамәлгә ашыру кысаларында 26 октябрьдә халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының наркотикларга каршы эшчәнлек өлкәсендә профилактик чаралар үткәрүче белгечләре өчен укыту семинары узды.
Семинар программасы ТР Яшьләр эшләре министрлыгының «Навигатор» Республика яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәге белән берлектә гамәлгә ашырылды. Спикерлар сыйфатында Республика клиник наркология диспансеры баш табибы урынбасары Степан Криницкий, Казан дәүләт медицина академиясенең әйдәп баручы белгеч-практиклары җәлеп ителде.
Семинар барышында наркотикларны профилактикалау контекстында халыкның психологик сәламәтлеген саклауның төп алымнары һәм технологияләре, шулай ук наркотикларга бәйлелек авыруларын профилактикалауның ведомствоара аспектлары каралды.
Семинар тәмамлангач, 50 катнашучыга сертификатлар тапшырылды.