«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр белән хезмәт сәгате үткәрделәр

2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

24 октябрьдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Марина Сәгыйдуллина «Матурлык һәм хезмәт бергә бара» дигән хезмәт сәгате үткәрде. Чара балаларда киемнәрне ремонтлау һәм үтүкләү турында күзаллау формалаштыруга, намуслы хезмәт итү һәм хезмәт нәтиҗәләренә шатлану ихтыяҗын тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

«Һөнәрләр дөньясы киң һәм төрле, әмма соңгы вакытта балаларда кул эшләре, тегү, мода, традицияләргә кызыксыну бөтенләй диярлек юкка чыкты. Балалар тегүче һәм ателье хезмәткәрләре, модельерлар һәм модельләр һөнәрләрен бик өстән-өстән генә күз алдына китерә», – ди тәрбияче. Нәкъ менә шуңа күрә Марина Сәгыйдуллина танып белү эш сәгате үткәрергә булды.

Дәрес башында куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрделәр. Дәреснең практик өлеше вакытында кызлар кием үтүкләде, ә малайлар төймәләрне тегәргә һәм киемнәрне ремонтларга өйрәнде.

Эш сәгатьләре кызларны һәм малайларны мөстәкыйльлеккә, төгәллеккә, тырышлыкка, гади көнкүреш күнекмәләренә өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International