Өлкән яшьтәге кешеләргә карата мәрхәмәтсез мөгамәләне профилактикалау һәм аңа каршы тору чаралары комплексын гамәлгә ашыру кысаларында 26 октябрьдә Министрлыкның Республика ресурс үзәгендә социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре өчен укыту семинары узды.
25 октябрьдә Саба муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре һәм балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлар директорлары катнашында «Татарстан Республикасында социаль хезмәт күрсәтүнең актуаль мәсьәләләре. 2023 елның 9 ае эшенә йомгак ясау» темасына семинар-киңәшмә узды.
23–29 октябрьдә Иртә ярдәм турында хәбәрдарлык атналыгы уза. Бу иртә ярдәм, ата-ана кыенлыклары, ярдәм алу мөмкинлекләре турында мәгълүмат таратуга, ата-аналыкның актуаль мәсьәләләре турында фикер алышуга юнәлдерелгән мәгърифәтчелек инициативасы.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
4 ноябрьдә Мәскәүдә ВДНХда «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы ачылачак. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы күргәзмәгә үз экспозициясен әзерли.
Россия Хезмәт министрлыгында икенче Мәшгульлек өлкәсендә һөнәри осталык бөтенроссия конкурсының финал этабында катнашучыларны өч номинациядә билгеләделәр: «Мәшгульлек үзәгенең иң яхшы белгече», «Россиянең иң яхшы мәшгульлек үзәге» һәм «Иң яхшы проект».
Ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләрен эш урынын рациональләштерү һәм эш процессын стандартлаштыру системасын оештыруга җәлеп итү максатыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «5S Лин-офис – 2023» конкурсын үткәрә.
Кайнар элемтә 19 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр эшләячәк.
2023 елның 1–10 декабрендә ел саен үткәрелә торган «Уңайлы мохит» Бөтенроссия тоталь тест акциясе узачак. Чара Халыкара инвалидлар көненә багышланган һәм Россия халкының игътибарын инклюзия, тернәкләндерү, уңайлы мохит һәм инвалидлар хокукларын үтәү темасына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Россия Федерациясе Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Яшүсмерләрне социализацияләү программаларын үстерү федераль үзәге #ДарюТепло социаль урам акциясен үткәрүне дәвам итә. Киләсе акция Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә багышланган һәм 2023 елның 4–6 ноябренә планлаштырылган.