Татарстанлылар Махсус Олимпиаданың бөтенроссия ярышларында катнаштылар

2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

22–26 октябрьдә Тольяттида Махсус Олимпиаданың җиңел атлетика буенча Бөтенроссия Спартакиадасы узды. Ярышларда илнең 25 төбәгеннән спортчылар катнашты.

Татарстан Республикасы җыелма командасы исеменнән психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән Чистай һәм Кама Аланы интернат-йортлары спортчылары чыгыш ясады. Шәхси зачетта Татарстан спортчылары бер алтын, бер көмеш һәм өч бронза яулады.

Ярышларда катнашучылар алдында Россия Махсус Олимпиадасының генераль директоры Егор Лебедев һәм Бразилия футболчысы, «Крылья Советов» яклаучысы Фернандо Костанца чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International