«Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» республика конкурсында җиңүчеләр билгеләнде. 2023 елда иң яхшы дип танылган дәүләт хезмәткәрләре исемлеге https://gossluzhba.tatarstan.ru сайтында урнаштырылган.
Республика конкурсында җиңүчеләр арасында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәре дә бар. Тормыш эшчәнлеге чикләнгән затларны социаль интеграцияләү бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече Аделя Галләмова «Тел бердәмлеге. Мәдәниятләрне берләштерү» проектын тәкъдим итте. Ул дәүләт граждан хезмәтендә рус һәм татар телләрен нәтиҗәле куллануны күздә тота.
Рәсем чыганагы: gossluzhba.tatarstan.ru