2023 елның 1–10 декабрендә ел саен үткәрелә торган «Уңайлы мохит» Бөтенроссия тоталь тест акциясе узачак. Чара Халыкара инвалидлар көненә багышланган һәм Россия халкының игътибарын инклюзия, тернәкләндерү, уңайлы мохит һәм инвалидлар хокукларын үтәү темасына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
24 ноябрьдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә иң кадерле кешеләргә – әниләргә багышланган бәйрәм үткәрелде.
Минзәләнең «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Әни – дөньяда беренче сүз» дигән чара узды.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләрен алучылар хезмәт буенча инструктор Мария Клещева белән Әниләр көненә котлау открыткасы ясадылар.
24–25 ноябрьдә Республика сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар Күрү буенча инвалидларның республика спорт фестивалендә катнаштылар.
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көне билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында берничә чара үткәрелде.
Безнең илдә көзге гаилә бәйрәмнәрен мәхәббәт һәм наз белән тулы көн – Әниләр көне йомгаклый. Бу бәйрәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуга хезмәт итә, хатын-кызның мөһим әни булу миссиясен данлый.
Бүген 10 балалы Верниковскийлар гаиләсен якынлашып килүче Әниләр көне белән котладылар. Күпбалалы гаиләгә бүләкне республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова тапшырды.
Һәрбер хикәя – игътибарга, һәр олы кеше ярдәмгә һәм кайгыртуга лаек. 2023 елның 22 ноябренә Татарстанда 100 яшьтән өлкәнрәк 215 кеше яши. Алар арасында 20 ир-ат һәм 195 хатын-кыз.
Кукмара районының «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Фирүзә Яриева нейрогимнастика буенча дәрес үткәрде.