Казанда күрү буенча инвалидлар спорт фестивале узды

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

24–25 ноябрьдә Республика сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар Күрү буенча инвалидларның республика спорт фестивалендә катнаштылар.

Спорт чарасына республика шәһәрләреннән барлыгы сигез команда килде. Фестиваль кысаларында волейбол буенча ярышлар, сукырлар өчен теннис һәм голбол буенча команда турниры узды. Һәр спорт төре буенча җиңүчеләргә кубоклар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International