«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә Әниләр көнен үткәрделәр

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

24 ноябрьдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә иң кадерле кешеләргә – әниләргә багышланган бәйрәм үткәрелде.

Балалар бәйрәмгә озак әзерләнделәр, җырлар, биюләр өйрәнделәр, иҗади чыгышлар әзерләделәр һәм әниләренең портретларын ясадылар. Олылар балаларга әниләргә бүләкләр әзерләргә булыштылар.

Мондый бәйрәмнәр балаларда әнигә карата мәхәббәт, хөрмәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә ярдәм итә, иҗади сәләтләрне үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International