Безнең илдә көзге гаилә бәйрәмнәрен мәхәббәт һәм наз белән тулы көн – Әниләр көне йомгаклый. Бу бәйрәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуга хезмәт итә, хатын-кызның мөһим әни булу миссиясен данлый.
Россия Президенты Владимир Путин күп тапкырлар ассызыклаганча, традицион гаилә кыйммәтләре бүгенге һәм киләчәктә уңышлы үсешнең мөһим әхлакый таянычы һәм нигезе булып тора. Нәкъ менә шуңа күрә безнең илдә аналыкка һәм балачакка ярдәм итүгә зур әһәмият бирелә.
Татарстан Республикасы гаилә мәсьәләләрен хәл итүгә, аналыкка һәм балачакка ярдәм итү юнәлдерелгән дәүләт социаль сәясәтен гамәлгә ашыру чараларында актив катнаша. Республикада социаль ярдәм чараларына каралган һәр икенче сум балалы гаиләләргә юнәлтелә. Шул ук вакытта Татарстан гаиләләре федераль һәм республика социаль ярдәм чараларын да ала. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән кертелгән өстәмә социаль ярдәм чараларының максаты – гаиләләрнең иминлеген арттыру, аларның тормыш сыйфатын күтәрү.
2022 елда Татарстанда 17 кеше «Родительская доблесть – Ата-ана фидакарьлеге» медале белән бүләкләнгән. Дәүләт бүләге җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән яки тәрбияләүче гаиләләргә тапшырыла. Мондый уңышлы ата-аналыкны хуплау гаиләнең, ата-ана хезмәтенең абруен күтәрүгә, гаилә кыйммәтләрен һәм җәмгыятьтә күпбалалылыкны пропагандалауга хезмәт итә. 2023 елда медаль белән 6 ата-ана бүләкләнгән.
Шулай ук быел 20 әни «Ана даны – Материнская слава» медале белән бүләкләнгән. 2022 елда 22 хатын-кыз ана билгесе белән билгеләнгән.
Татарстан Республикасы – «Демография» милли проекты чараларында актив катнашучы, аның кысаларында гаиләләргә бала туганда финанс ярдәме күрсәтелә. Республиканың мәшгульлек хезмәте белгечләренең эше дә гаиләләрнең матди хәлен яхшыртуга юнәлдерелгән. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре ярдәмендә яшь әниләр, декрет ялында булган хатын-кызлар һөнәри белем алу яки яңадан уку, квалификацияләрен күтәрү, хезмәт күнекмәләрен камилләштерү мөмкинлеге ала. Бу һәм башка социаль ярдәм чаралары хатын-кызларның аналыкны хезмәт эшчәнлеге белән бергә алып баруларына юнәлдерелгән.
Матди түләүләр, әлбәттә, аналар һәм балалы гаиләләр өчен бәяләп бетергесез ярдәм. Әмма социаль тармак белгечләренең эшчәнлеге дә мөһим. Алар көн саен гаиләләр белән турыдан-туры эшлиләр, аларга консультация хезмәтләре күрсәтәләр, абортларны, социаль ятимлекне профилактикалау өчен чаралар үткәрәләр, мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче аналар өчен бәяләп бетергесез таяныч булып торалар.
Кадерле хатын-кызлар, әниләр һәм әбиләр! Бәйрәм уңаеннан чын күңелдән котлаулар кабул итегез. Һәр көнегез елмаюлар, шатлык һәм бәхет белән тулсын. Һәр йортка тынычлык һәм мәхәббәт телим!
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова