Аларның язмышында – үзе бер чор

2023 елның 24 ноябре, җомга

Һәрбер хикәя – игътибарга, һәр олы кеше ярдәмгә һәм кайгыртуга лаек. 2023 елның 22 ноябренә Татарстанда 100 яшьтән өлкәнрәк 215 кеше яши. Алар арасында 20 ир-ат һәм 195 хатын-кыз.

Татарстанның иң өлкән ир кешесе – Питрәчтә яшәүче Александр Липатов. Аңа 104 яшь.

Александр Липатов күпбалалы гаиләдән, әмма барлык балалардан ул гына исән калган. Гаиләсенә ярдәм итәр өчен Александр Липатов 14 яшеннән колхозда эшли. Шуннан соң авыр сугыш еллары башлана, һәм яшь кешене армиягә алалар. Соңрак авыру сәбәпле, аны дәвалануга җибәрәләр. Савыкканнан соң Александр Липатов сельпода, район берлегендә эшли. Тыл хезмәтчәненең эш стажы 49 елдан артык. Шулай ук Александр Липатовның күп медальләре, мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары бар.

Тормыш иптәше Татьяна Ивановна белән алар 65 елдан артык бәхетле гомер кичергәннәр. Алар һәрвакыт бер-берсенә ярдәм иткәннәр, дус яшәгәннәр, бергә алты бала тәрбияләгәннәр. Хәзер Александр Липатовның 9 оныгы, 16 оныкчыгы бар, ә ул кызы белән яши. Тормыш юлының барлык авырлыкларына карамастан, ул рух күтәренкелеген югалтмаган.

Республиканың иң өлкән хатын-кызы Зәй шәһәрендә яши. Быел май аенда Антонина Чижовага 108 яшь тулган.

Ул Беренче бөтендөнья сугышы елларында туган, бала чагында Октябрь революциясен күргән, Бөек Ватан сугышының авыр елларын яхшы хәтерли. Антонина Чижова илнең иң зур тарихи вакыйгаларын кичергән, ә аның тормышы тарих дәреслеге кебек.

Ул Казахстанда күпбалалы гаиләдә туган. Гаилә күп сынаулар күргән. Тиф эпидемиясе вакытында әтисе вафат була. Калган ятим балаларга әтисенең якын дусты ярдәм итә, ул икмәк пешерү цехында эшли. Балаларның әнисе кунак йортында эшли, теләсә нинди эшкә тотына. Әнисен Антонина Михайловна барысын да аякка бастыра алган батыр хатын дип саный.

1934 елда 19 яшьлек Антонина булачак ире белән таныша. Туй үткәрәләр, ике бала үстерәләр. Бөек Ватан сугышы башлангач, ирен фронтка алалар. Николай Вышегородцев 1941 елның 11 декабрендә Мәскәүне саклауда катнаша, анда Ватанны немец илбасарларыннан саклаганда һәлак була. 26 яшендә Антонина кечкенә балалары һәм өлкән яшьтәге әнисе белән тол кала.

1995 елда Антонина Чижова ГРЭС төзелешендә катнашкан улы артыннан Зәйгә күченеп килә. Монда кызы Людмила да күченә һәм күп еллар мәктәптә математика укытучысы булып эшли.

Антонина Чижова үзенең озын гомерле булуының серен намуслылыкта һәм игелектә күрә. Өйдә һич ялгыз калмый ул. Кунакка һәрвакыт кызы, 4 оныгы, 13 оныкчыгы килә. Аның фикере буенча, якын кешеләренең игътибары һәм яратуы аңа яшәргә көч бирә.

Өлкән кешене социаль хезмәткәрләр дә игътибарсыз калдырмыйлар. Антонина Чижова «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр алучысы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International