Әни – дөньяда беренче сүз

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Минзәләнең «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Әни – дөньяда беренче сүз» дигән чара узды.

Балалар бәйрәмгә алдан әзерләнделәр: шигырьләр, җырлар өйрәнделәр, бию номерлары уйлап таптылар. Чарада күңелле конкурслар балалар чыгышлары белән чиратлашты. Ата-аналар конкурсларда бик теләп катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International