Казанда 10 балалы гаиләне якынлашып килүче Әниләр көне белән котладылар

2023 елның 24 ноябре, җомга

Бүген 10 балалы Верниковскийлар гаиләсен якынлашып килүче Әниләр көне белән котладылар. Күпбалалы гаиләгә бүләкне республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова тапшырды.

«Монда һәркем бер-берсен ярата, кирәк булса, ярдәм итә. Моннан тыш, бу бик иҗади гаилә: балалар күп санлы түгәрәкләргә йөриләр һәм төрле ярышларда һәм конкурсларда катнашалар», – дип билгеләп үтте Эльмира Зарипова.

Ул гаиләнең күптән түгел Казанның Константиновка бистәсендә күпбалалы гаиләләрне җир белән тәэмин итү программасы буенча җир алуы турында сөйләде. Монда, бөтен гаилә көче белән, 156 квадрат метрлы торак йорт барлыкка килә, анда бөтен гаилә диярлек яши (өлкән улларыннан тыш, ул инде өйләнгән һәм күченгән).

Ата-ана балаларының интеллектуаль һәм физик үсешенә зур игътибар бирергә тырышалар. Мәсәлән, кызлары Суламита фортепианода уйнау буенча күп санлы халыкара, бөтенроссия һәм шәһәр конкурсларында катнаша, ә өлкән уллары Сергей түбә эше буенча WorldSkills ярышларында беренче урынны алган.

Күптән түгел Рөстәм Миңнеханов гаиләгә микроавтобус бүләк иткән.

Сүз уңаеннан, гаилә Верниковскийлар белән генә чикләнми. Раиса Верниковскаяның әнисе Надежда Калякова үзе дә күпбалалы ана булып тора – аның 3 баласы һәм 20 оныгы бар, шуларның 3се – тәрбиягә алынган.

«Минем гаиләм – минем шатлыгым һәм бәхетем. Мин шундый нык һәм тату гаиләм булуына бик шатмын», – ди Надежда Калякова.

Күптән түгел Россия Президенты Владимир Путинның киләсе 2024 елны Гаилә елы дип игълан иткән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International