Спас интернат-йорты карамагындагылар белән мастер-класс үткәрделәр

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләрен алучылар хезмәт буенча инструктор Мария Клещева белән Әниләр көненә котлау открыткасы ясадылар.

Иҗади эш барышында социаль учреждение активистлары бәйрәм датасының барлыкка килү тарихын ишеттеләр, көн традицияләре белән таныштылар.

Төсле картон, кәгазь, клей һәм үз фантазияләре ярдәмендә аппликацияләр ясадылар. Эш олы яшьтәге кешеләргә шатлык һәм рәхәтлек китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International