24 ноябрьдә Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбиячеләр Наталья Корнева һәм Марина Анисимова бәйрәм программасы үткәрделәр. Чарага башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, социаль яклау бүлеге начальнигы, дини конфессия вәкилләре һәм «көмеш» волонтерлар чакырылган иде.
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды.
Социаль эш буенча булачак белгечләргә Казанның социаль хезмәт күрсәтү үзәге эшен тәкъдир иттеләр
«Көмеш» волонтерлар Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләргә бәйрәм бүләк иттеләр
«Астра» тернәкләндерү үзәгендә Әниләр көнен билгеләп үттеләр
24 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәрендәге «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәтләр алучылар катнашында Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты уздырылды.
Буа интернат-йортында бәйрәм концерты
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен җәмәгать контролендә тоту проектында катнаша.
2023 елның 4 ноябреннән 2024 елның 12 апреленә кадәр Мәскәүдә ВДНХ территориясендә «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы уза. Бу масштаблы чара, анда илнең барлык субъектлары, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, эре корпорацияләр һәм иҗтимагый оешмалар катнаша.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.