Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көне билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында берничә чара үткәрелде.
Иртән социаль хезмәтләр алучыларга 8 нче «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килде. Балалар өлкәннәр белән бергә стенгазета ясадылар. Алар аны булдыру өстендә зур кызыксыну һәм дәрт белән эшләделәр.
Төшке аштан соң традицион рәвештә бәйрәм концерты узды. Тамашачылар өчен иҗади номерларын Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте студентлары бүләк итте.
Социаль хезмәтләр алучылар игътибар билгеләрен шатланып кабул иттеләр, чөнки өлкәннәр өчен алар турында хәтерләгәннәрен, кадерләгәннәрен һәм хөрмәт иткәннәрен белү бик мөһим.