ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында һөнәри юнәлеш бирүче тест һәм социаль өлкә һөнәрләре турында әңгәмә узды. Өлкән төркем тәрбияләнүчеләре өчен чараны халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече үткәрде.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү узучы 56 социаль хезмәт алучы өчен «Күңелле эстафеталар» дигән спорт бәйрәме үткәрелде.
1 декабрьдән 3 декабрьгә кадәр Пермьдә Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең «Безнең региональ – шундый уникаль» тернәкләндерү конкурсы узды. Чарада Россиянең төрле төбәкләреннән 11 команда катнашты.
Яшел Үзән районында мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган декада старт алды.
2 декабрьдә «Россия» Халыкара күргәзмә-форумына килүчеләр Татарстан Республикасы белән якыннан таныша алдылар. Чаралар күргәзмәнең биш мәйданчыгында узды. ВДНХ кунаклары татар гореф-гадәтләрен, җырларын һәм биюләрен, әкиятләрен күрделәр. Шулай ук Татарстанның төрле өлкәләрдәге казанышларын һәм төбәкнең туристик потенциалын тәкъдир иттеләр.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында инвалидлар декадасы старт алды, димәк, ун көн дәвамында учреждениедә уңай эмоцияләр китерәчәк чаралар узачак.
Бүген Казанда «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Кулга кул тотышыйк, дуслар!» чарасы узды. Ул инвалидлар декадасы ачылуга туры китерелде.
Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ТР атказанган артисты Наталья Медведева һәм талантлы музыкант Александр Калашников искиткеч концерт үткәрделәр.
Алабуганың мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү үзәге белгечләре Зөһрә Ишкиняева һәм Алина Софронова учреждение директоры Галина Калашникова җитәкчелегендә Мәскәүдә уза торган «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында катнаштылар.