Шушы көннәрдә Яр Чаллы шәһәрендәге «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәтләр алучылар өчен Яңа ел сувенирлары ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Дәрес вак моториканы яхшыртуга, декоратив-гамәли иҗатка кызыксынуны үстерүгә юнәлдерелгән.
Эш барышында белгеч җептән бәйләү техникасында эшләнгән әзер эшләнмәләрне күрсәтте. Катнашучылар эш эзлеклелеге, бизәү ысуллары һәм җепләрдән оригиналь Яңа ел уенчыгын ничек ясарга мөмкинлеге турында белделәр.
Чарада 10 кеше катнашты.